среда, 27 ноября 2013 г.


среда, 20 ноября 2013 г.

                                        6 сыйныфта татар теле дәресе.

Укытучы: Сөнгатуллина Айгөл Рифхәт кызы.
Тема. Исем фигыль.
Максат.
1. Укучыларның фигыль төркемчәләре турында белемнәрен тирәнәйтү; исем фигыль, аның ясалышы, кулланылышы, үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү, аларны тексттан табарга өйрәтү.
2. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.
3. Әниләргә ихтирам хисе тәрбияләү.
Дәрес тибы : яңа теманы аңлату.
Метод һәм алымнар: аңлату, проблемалы сораулар кую һәм аларга җавап табу, өлешчә эәләнү.
Җиһазлау: дәреслек, таблица, карточкалар.
Дәреслек: Ф.Ю. Юсупов, Д.Г.Тумашева, Ч.М.Харисова һ.б “Татар теле”.
Дәрес барышы.
I Оештыру.
1.     Дәрескә әзерлек.
Укытучы: Исәнмесез укучылар.
Укучылар: Исәнмесез укытучы апа.    
Укытучы:  Укучылар, без бер-беребезнең хәлен сорашканда, таныш-белешкә теләк теләгәндә, эш кушканда, нинди сүз төркемнәрен күбрәк кулланабыз?
Укучылар: фигыльләрне
Укытучы: Әйе. Фигыль – безнең сөйләмебездә бик еш кулланыла торган сүз төркеме. Без инде сезнең белән берничә фигыль төркемчәсен, аларга хас булган билгеләрне өйрәндек. Бүгенге дәрестә аны тагын бер төркемчәгә “баетырбыз”, аңа хас үзенчәлекләрне ачыкларбыз.
Өй эше итеп әниләргә хат язарга кушылган иде. Хәзер берничә укучы хатларны укып күрсәтер. (эчтәлеккә игътибар ителә)
II . Актуальләштерү.
1. Карточкалар буенча эш. (вариантлап)
(Фигыльләрне табыгыз, төркемчәләрен билгеләгез)
Бирем.
I вариант:
1)    Тынма, эшлә, торма тик, тынсаң тынарсың җомга көн.2)Көн уртасына таба һава ачылды, кояш чыкты.3) Шунда үзең минем янга килгән булсаңчы.4)Иңкү аланнарга җәелгән кар суы яз кояшында көмеш көзгедәй балкып ята.5)Табигать гүзәллегенә сокланып, шушы тирәдә күрә торган еланнарны да онытканмын.
II вариант:
1)Ләкин ни өчен шулай гамьсез, ялкауланып ята ул бъген?
2) Күп телләрне белү – яхшы шөгыль,
Туган телең үги калмаса.
3)Михнәт күрмәгән рәхәт күрмәс.
4)Полицейский, кулына тотып йөргән наганын аңа төбәп: “Кузгаласы булма! Кулыңны күтәр!” – дип акырды.
5)Без әни белән урманга корыган ботаклар җыярга килдек...
III. Яңа белемнәрне формалаштыру.
Укытучы:Бүген без фигыльнең яңа төркемчәсен- исем фигыльне өйрәнә башлыйбыз. Игътибар итегез: исем+фигыль. Моңа хәтле без сыйфат фигыль, хәл фигыль төркемчәләрен өйрәндек. Искә төшерик: сыйфат фигыльгә без нинди билгеләмә бирдек?
Укучылар:   сыйфат фигыль үзендә бер юлы сыйфат һәм фигыль билгеләрен берләштерә: ул эш-хәлне предметның билгесе итеп белдерә, нинди? соравына җавап бирә һәм җөмләдә аергыч була.
Укытучы: Хәл фигыльгә нинди билгеләмә бирдек?
Укучылар: хәл фигыль үзендә берьюлы рәвеш һәм фигыль билгеләрен берләштергән һәм зат-сан белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе.
Укытучы: Димәк, сыйфат фигыль – сыйфат һәм фигыль, хәл фигыль – рәвеш һәм фигыль билгеләрен йөрткәч, исем фигыль нинди билгеләрне йөртер соң?
Укучылар: (...)
Укытучы:-Нәрсә ул исем?
Укучылар: Исем – предмет һәм затларны белдерә торган сүз төркеме. Ул кем? нәрсә? кемнең? нәрсәнең? кемгә? нәрсәгә ? кебек сорауларга җвап бирә
Укытучы: Нәрсә ул фигыль?
Укучылар:  Фигыль – эшне, хәрәкәтне, процесс рәвешендә белдерә торган мөстәкыйль  сүз төркеме.
Укытучы: Хәзер шушы белемнәр нигезендә, исем фигыльгә билгеләмә биреп карагыз.
Укучылар: (...)
Укытучы: Димәк, исем фигыль – берюлы исем һәм фигыль билгеләренә ия булган, зат-сан белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе.)(1 слайд)
Исем фигыль эш-хәлнең исемен белдерә һәм нәрсә? нишләү? нишләмәү? сорауларына җавап бирә: ал-у, эшлә-ү- барлыкта; алма-у, эшләмә-ү- юклыкта.(2слайд)
2.     Тактада җөмләләр.(күчереп язалар) (3 слайд)
1) Бер як, кулларын бутый-бутый, көрәштерүне, икенче як көрәштермәүне куәтләде. (Ә.Ф)
2) Армиядән кайтуына яңа тракторга утырттылар. (Ф.Я.)
3) Сагыну борчуы аның төсенә чыкты, ахрысы, ул, ябыгып, тагын да озынаеп китте.
-Димәк, исем кебек исем фигыль тәмамлык, хәл, аергыч, ия булып килә.(4 слайд)
IV.Ныгыту өчен күнегүләр.
1)    173 нче күнегү. (фигыльләрдән исем фигыль ясап, дәфтәрләргә язарга. Авазлар чиратлашуына һәм язылышына игътибар итәргә. Алар нинди кагыйдәләргә нигезләнә?
1.Кайт -у – кайту            4. Укы-у – уку                          7.ту-у - туу
Сиз -                                     төзе-                                          ку-  
Кара-                                    ныгы-                                        ю-
Эшлә-                                   балкы-                                       шу -
2.Тай-у – таю                  5.Кае –кай(ы)-у – каю             8. Ки-ю - кию
Картай-                                бае-                                            
Түбәнәй-                              бие-                                             ти- 
Сөй-
3.Сау-у – саву                     6.Чык-у – чыгу                       9.Тап-у - табу   
   Яу-                                         так-                                          сип-  
   Ау-                                         тек -                                         тип-

(К-г, п-б, сау-у – саву(дифтонг ау-әү))
Нәтиҗә. Исем фигыльләр ничек ясала?
2)    174 нче күнегү. ( Тексттан исем фигыльләрне табарга, ясалышын, җөмләдә кайсы кисәк булуын аңлатырга.)
Чыдам агачлар да соң зирекләр: төньякка ук барып җиткәннәр. Туңу һәм шартлауны да белмиләр, язны да иң элек шулар каршы алалар...Йомшак һәм үтә җиңел дигән агачлар каты да була икән! Түземле күпер субайлары зиректән ясала, билгеле. Су алгыч насос куюмы, агызгыч торбалар ясаумы – һәммәсе зиректән эшләнә. Суда тик катылана гына бара ул. Ләкин гел каты булу гына димәгән. Йомшакка йомшаклыгын җуймау да, матур һәм җиңел була белү дә – шушы төп сыйфатларны югалтмау да зарур. Зиректән җиңел һәм йомшак такта яралар, шома фанера ясыйлар.
(5-6 слайдлар)
(Туңу һәм шартлауны – тәмамлык
Куюмы, ясаумы –ия
Каты булу- хәл
Җуймау, белү дә - ия
Югалтмау –ия.)
Нәтиҗә. Исем фигыльләр җөмләдә нәрсә булып киләләр? (7 слайд)
V. Өй эше. 175 нче күнегү. Исем фигыльләрне табып, бәйләнгән сүзләре белән бергә күчереп яз.
VI. Йомгаклау.
Укытучы: Димәк, без бүген 6 нчы фигыль төркемчәсен өйрәндек. Аның турында ниләр белдек?
Укучылар: Исем фигыль исем һәм фигыль билгеләренә ия була.
Укучылар: Исем кебек килеш, тартым, сан белән төрләнә; җөмләдә аергыч, тәмамлык, хәл, ия була ала. Нәрсә? дигән сорауга җавап бирә.
Укучылар:Фигыль кебек барлык-юклык формасында була, юнәлеш кушмчасын ала, тик заман һәм зат-сан белән төрләнми.
VII. Билге кую.